Сергей Михалков исемендәге Халыкара бәйге лауреат китаплары (12+)

11 нче санлы китапханәдә, «НУР» («ЛУЧ» Лучшее Увлечение Чтение) яшүсмерләр клубы эше кысаларында, «Сергей Михалков исемендәге Халыкара бәйге лауреат китаплары» исеме астында яңа әдәби китаплар бюросы чарасы үткәрелде.  Иң яхшы әсәргә Сергей Михалков исемендәге әдәби бәйге яшүсмерләр өчен беренче тапкыр Россия Мәдәният Фонды һәм Россиянең балалар китабы буенча Советы эгидасы астында 2008-2009 елларда үткәрелә һәм илебезнең балалар әдәбияты классикасына 95 ел булуга багышлана. Аның максаты – яшүсмер яшендәге балалар өчен язучы яңа талантлы авторларны табу. Җибәрелгән кулъязмаларны нәшриятчылар, редакторлар, китапханәчеләр, язучылар, актерлардан торган жюри сайлап ала; балалар өчен аерым жюри эшли. Әсәрләрнең төп темасы – гаиләдә мөнәсәбәтләр, тормышта үз урыныңны табу, мәктәп һәм урам мәсьәләләре, кешелеклелек һәм өлкәннәр һәм балаларның битарафлыгы һ.б.лар. 

Китапханәче балаларга Сергей Михалков исемендәге Халыкара бәйге лауреатлары булган китаплар һәм талантлы авторлар турында сөйләде. Татьяна Шипошинаның «Ангелы не бросают своих» һәм Дарья Доцукның «Поход к двум водопадам» китапларыннан алынган өзекләрне рольләргә бүлеп укырга тәкъдим итте. Бу – бәйгенең лауреат китаплары, алар яшүсмерләр һәм яшьләргә адресланган,  олыгаю, үзара мөнәсәбәтләр төзү, дуслык, мәхәббәткә багышланган. Шулай ук укучылар Михаил Соловьевның «Переход» китабы буенча мавыктыргыч китапнамәне карады.  
Китапханәбезнең уку залында «Сергей Михалков исемендәге Халыкара бәйге лауреатлары» сериясе китапларыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Әгәр дә сез яшүсмерләр өчен иң яхшы китаплар исемлекләренә даими кертелүче һәм һәркем укырга тиешле әсәрләр белән таныш түгел икән, нәрсәдән башларга икәнен белмисез икән – без сезгә әлеге серияне укырга тәкъдим итәбез!

Поделиться: